Мин сине сөйгәнмен күптәннән

Филюс Беркет-Иреклегемне зинхар бэйлэмэ - Филюс Шангареев Мин сине сөйгәнмен күптәннән

Скачать бесплатно и быстро
252

Текст оды целиком и бесплатно:

Оксана Ильюп көе һәм сүзләре,
Олег Зиннатуллин аранжировкасы,
баянда Илфат Шаехов

Мин сине сөйгәнмен күптәннән.

1. Күргән чакта сине тәүге таркыр
Мин аңлаган идем барын да.
Сине көткәнлеген йөрәгемнең
Сыкрап, янып типкән чагында.

К-та
Ә мин сине һәрчак белә идем,
Төшләремдә микән күргәннән.
Төннәремдә балкыр йолдыз идең,
Мин сине сөйгәнмен күптәннән.

2. Күпме җырлар башкарылган инде
Тормышыма кинәт кердең дип.
Көтмәгәндә әллә кайдан килеп
Яулап алдың күңел күген дип.

К-та.

Тавышыңны, кайнар сулышыңны
Мин җырларда, гүя, ишеттем.
Күкрәгеңә башым салып тыңлыйм.
Бер моңга тиң йөрәк тибешең.

К-та
Ә мин сине һәрчак белә идем,
Төшләремдә микән күргәннән.
Төннәремдә балкыр йолдызым син,
Мин сине сөйгәнмен күптәннән.

Филюс Беркет-Иреклегемне зинхар бэйлэмэ

Все мнения (0)

Форма комментирования

Код проверки на роботов: